Новокузнецкида татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачыла

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

17 март көнне Новокузнецк туган  якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» проекты кысаларында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан чираттагы күргәзмә ачыла.

Быелгы күргәзмә Татарстан Республикасындагы Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган. Проект Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Новокузнецк шәһәренең мәдәният идарәсе, Россия музейлары берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы, Россия рәссамнары берлеге, «Эссен Продакшн АГ» предприятиесе ярдәме белән тормышка ашырыла.

316 предметтан торган экспозиция – XIX гасыр азагы-XX гасыр башының бай этнографик материалларыннан торган татар мәдәниятенең искиткеч энциклопедиясе. Алар арасында 118 кием-салым, көнкүреш, савыт-саба, бизәнү әйберләре һ.б., сәнгать осталарының 88 декоратив-гамәли эшләнмәләре, музей-тыюлыкның халыкара этно-арт-проектларында катнашучыларның 110 сәнгать хезмәте дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International