«Театрлы Идел буе» фестивале балалар һәм яшьләр спектакльләренең видеоверсияләрен карарга чакыра

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Тамашачылар www.театральноеприволжье.рф сайтында Идел буе Федераль округынан җиңүче 14 регионның 28 спектакле видеоверсиясен карый ала. Фестивальдә һәр өлкәдән региональ этапта җиңүчеләр катнашкан. Татарстан Республикасыннан «Микроскоп» спектакле белән «Дебют» театр студиясе һәм «ЕрашОк» сатира һәм юмор театры юлланган.

Февраль ахырында республиканың эксперт жюри әгъзалары округ этабына йомгак ясады. Жюри составына Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар, "Казан" журналы баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова керде.

Коллегиаль карар нигезендә спектакльләрнең региональ ике рейтинг формалаштырылды, шулай ук номинацияләр буенча балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында җиңүчеләр билгеләнде:

- иң яхшы режиссер эше;

-иң яхшы актер;

- иң яхшы актриса.

Утырыш онлайн-режимда Zoom мәйданчыгында узды.

Рейтинглар нигезендә төбәкләрдә тавыш бирү тәмамлангач, жюри йомгак ясаганнан соң фестиваль җиңүчеләре билгеләнәчәк.

"Театрлы Идел буе-2020" лауреатларының исемнәре Бөтендөнья театр көнендә Мәскәүдә 27 мартта 13.00 сәгатьтә YouTube-каналында фестивальне ябу тантанасында аталачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International