ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Конкурста Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл территорияләрендә урнашкан һәм 50 кеше сыйдырышлы заллары булган төрле типтагы мәдәният учреждениеләре яисә аларның филиаллары катнаша ала.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

9 апрель 16:00 сәгатьтә Карл Маркс урамында урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать галереясендә «Исәнмесез, Юрий Гагарин!» дип исемләнгән күргәзмә ачыла.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге заман этносәнгате музеенда Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Пашинның «Казан ханбикәсе Сөембикә чоры» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.

Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Халыкара конкурслар лауреаты Арсений Тарасевич-Николаевның (фортепиано) концерты була.

15 һәм 16 апрель Казан яшь тамашачылар  театрында Андрей Тарковский  фильмы киносценарийлары һәм Владимир Богомоловның «Иван» повесте буенча төшерелгән «Иваново детство» (Иванның балачагы) драмасының премьерасы булачак.


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 9 һәм 10 апрелендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә Идел буе төбәгендә туризм һәм спорт тармагы өчен иң төп чараларның берсе – «Туризм. Спорт. Актив ял» 25нче Халыкара махсус күргәзмәсе узачак.

3 апрельдә Зөя утрау-шәһәрчегенең тарих музее күргәзмәләр залында «Иконадан соң» сәнгать проекты күргәзмәсе ачылды.

Бүген 18сәг 30мин "Классик музыканың яшь йолдызлары" концерты башлана. Концертта яшь, әмма музыкаль конкурсларда җиңүчеләр, инде танылырга өлгергән музыкантлар: Иван Бессонов, Анастасия Махамендрикова, Эрик Мирзоян, Анастасия Ушакова, Даниил Бессонов катнаша.

Күркәм традицияга әйләнгән «Тоталь диктант» 2021 елның 10 апрелендә 14:00 сәгатьтә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International