ТР муниципаль мәдәният учреждениеләрендә виртуаль концерт заллары булдыруга конкурс игълан ителде

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 18 августында имзаланган «Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы мәсьәләләре» 409 нчы номерлы карары нигезендә гражданнарның мәдәни кыйммәтләргә үтемлелеген тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы муниципаль мәдәният учреждениеләрендә виртуаль концерт залларын булдыру өчен конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү тәртибе турында боерык расланды.

Конкурста Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл территорияләрендә урнашкан һәм 50 кеше сыйдырышлы заллары булган төрле типтагы мәдәният учреждениеләре яисә аларның филиаллары катнаша ала.

Боерык белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International