Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге заман этносәнгате музеенда «Казан ханбикәсе Сөембикә чоры" күргәзмәсе ачылды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге заман этносәнгате музеенда Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Пашинның «Казан ханбикәсе Сөембикә чоры» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә кунакларын Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының генераль директоры Гөлзада Руденко, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһудина, кинодраматург, режиссер, язучы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Манусов, Россия Рәссамнар берлегенең Чаллы оешмасы идарәсе рәисе Факыйль Гәйфетдинов, эшмәкәр Рәсим Мөхәммәтҗанов чыгыш ясадылар. Иҗаты һәм күргәзмәсе турында рәссам Анатолий Пашин үзе сөйләде. Курайда һәм тальянда композицияләр башкарган Алабуга артисты Тәлгать Зарипов бәйрәм кәефе тудырды.

А.А.Пашин – стильле рәссам, төрле техникалар кулланучы виртуоз рәсем ясаучы, мизгел тәэсирләрен тапшыру остасы, образларның, вакыт һәм чорның характерын тасвирлаучы рәссам. Анатолий Пашин үзенең осталыгын даими рәвештә камилләштереп тора, бик күп һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып бара һәм үз әсәрләрендә реаль һәм шул үк вакытта фантастик тормыш атмосферасын да тудыра ала.

Экспозициядә авторның шәхси коллекциясеннән монотипия техникасында пастель һәм тушь белән башкарылган 63 әсәр тәкъдим ителгән. Рәссам Көнчыгыш миниатюрасының борынгы традицияләрен, кием детальләрен, тылсымлы шәһәрнең ландшафтын һәм архитектурасын күрсәтә. Пашин Казан ханлыгы чорын һәм хакимият, музыкант, сугышчы, әкиятче образларын сурәтләгән, ә иң беренче чиратта – рәссам картиналарында төрле образларда тәкъдим ителгән легендар Сөембикәне тәкъдим итә.

Күргәзмә 2 апрельдән 18 апрельгә кадәр дәвам итә. Эш вакыты: көн саен 9.00 дан 18.00 сәг кадәр, ял көне-дүшәмбе. Күргәзмәнең урыны: Алабуга шәһәре, Казан урамы, 17а.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International