2021 елның 9 һәм 10 апрелендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә Идел буе төбәгендә туризм һәм спорт тармагы өчен иң төп чараларның берсе – «Туризм. Спорт. Актив ял» 25нче Халыкара махсус күргәзмәсе узачак.
Эчке туризмны популярлаштыру максатыннан төбәкләр актив рәвештә үзләренең туризм продуктларын танытырга, инфраструктура һәм яңа туристик маршрутларны үстерергә ниятли. Шуңа күрә быелгы күргәзмә «Россия буйлап сәяхәт ит!» девизы астында уза һәм Россия Федерациясе регионнарының туризм өлкәсендәге потенциалын ача.
Күргәзмәдә катнашучылар өлкәннәргә һәм балаларга санаторий, профилакторий һәм пансионатларда ял итү һәм сәламәтләнү программаларын сайлау мөмкинлеген, Россия музейлары буенча мәдәни-танып-белү турлары, экскурсия программалары, актив ял төрләре тәкъдим итәчәк.
Бу юлы «Туризм. Спорт. Актив ял» проекты 2 форматта оештырыла:
1нче павильонның 8 залында 62 зур мультимедиа экранында Алтай крае һәм Чиләбе өлкәсе презентацияләре, «Гастрономик Казан» һәм «Парижга рәхим итегез» экспозицияләре урнаштырылачак. Биредә шулай ук, Зөя утрау -шәһәрчеге һәм Болгар музей тыюлыгы, М.А.Шолохов Музей-тыюлыгы (Ростов өлкәсе) тәкъдим ителәчәк.
3нче павильонда Ставрополь крае, Ульяновск өлкәсе, Абхазия Республикасы, Псков өлкәсе, Кавказ һәм башка төбәкләрнең күмәк экспозицияләре оештырылачак.
«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең төп павильонында туристик бизнес белгечләре өчен эшлекле чаралар: төбәк-ара маршрутлар, экологик һәм табигый туризм, электрон визалар, автотуризм, дини туризм һ.б. буенча фикер алышу узачак.
10 апрельдә күргәзмәнең мәдәни-күңел ачу программасын Казан «Волга-Волга» төркеменең музыкаль чыгышы бизәячәк.
Күргәзмәгә керү, эшлекле һәм мәдәни чараларда катнашу бушлай.
Барыгызны да, белгечләрне дә, Казан халкын да, кунакларны да күргәзмәдә катнашырга чакырабыз!
«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге
420059, Россия, Татарстан, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8.
Килүчеләргә теркәлү өчен сылтама:
https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/1584037/