Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Халыкара конкурслар лауреаты Арсений Тарасевич-Николаевның (фортепиано) концерты була.
Арсений Тарасевич-Николаев концерты Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының «Бөтенроссия филармония сезоннары» проекты кысаларында уза.
Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү дәүләт академия филармониясе 2003 елдан башлап уникаль иҗади «Бөтенроссия филармония сезоннары» проектын тормышка ашыра. Проектта катнашу өчен Россиянең әйдәп баручы филармонияләре җәлеп ителде.
Концерт программасында:
I бүлек: В.Моцарт -13 номерлы Соната си-бемоль мажор К.333 Л. Бетховен - 21 номерлы "Аврора" сонатысы
II бүлек: Ф.Шопен-Ноктюрннар, соч. 27 А. Скрябин-ике поэма, соч. 32 С. Рахманинов- соч 32-6 прелюдия
* Концерт башланыр алдыннан Татар дәүләт филармониясе хезмәткәре Светлана Черных фортепиано музыкасы жанрлары – сюитадан сонатага кадәр дип исемләнгән лекция уздыра. Татар филармониясендә түләүсез лекцияләр циклы 2021 елның 20 мартында башланды. Лекциягә Татар филармониясе кассасында сатып алган чакыру билетлары белән керү бушлай.