12 нче апрель, 17:00 сәгатьтә, Сезне Ләйлә Сәләхәтдинова әсәре буенча куелган “Шах...Мат!” моноспектакленә чакырабыз. Моноспектакль махсус сезнең өчен премьера алдыннан тәкъдим ителә. Керү – театр кассасы ягыннан. Аккредитация 9 нчы апрельгә кадәр түбәндәге контактлар буенча үтә: abrarova01@mail.ru, 89172819414 (Алия Абрарова).
Тинчурин театры тарихындагы әлеге беренче моноспектакльнең жанры – детектив.
Режиссёры – Марсель Мәхмүтов; тәрҗемә авторы – Инсаф Абдулла; рәссамы – Роман Моров (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре); композиторы – Зөлфәт Вәлиуллин. Спектакльгә материаллар туплаучы – Рөстәм Гайзуллин (Татарстанның атказанган артисты). Яшь чикләве – 18+.
Төп рольдә – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин.
Спектакль турында:
Прокурор кечкенә шәһәрдә шау-шулы җинаятьне ачарга алына. Аңа бу эшне ахырына җиткерү бик мөһим һәм моның үз сәбәпләре бар...
Чөнки прокурорга әлеге җинаять үзе белән булган һәм аның (бөтен) тормышын үзгәрткән вакыйганы хәтерләтә.
Ул бер-бер артлы хәлиткеч адымнар аша үткәннәргә кайта. Прокурор узган вакыйгаларның кабатланмавын һәм җинаятьченең җаваплылыктан качып котылмавын тели.
Ул шахмат тактасындагы фигураларны күчереп, дөреслеккә ирешү юлларын эзли. Чөнки әлеге уеннан Кара һәм Ак якларның бәрелеше генә түгел, ә Прокурор белән үтерүче арасындагы көрәш нәтиҗәсе ачыкланачак.
Детектив монодрама сезне авыр югалтудан соң мәхәббәткә һәм дөреслекнең тантана итүенә ышаныч тапкан, үз эшенә һәм хакыйкатькә ихлас табынган кеше тарихы белән таныштыра.