Казан яшь тамашачылар театрында «Иванның балачагы» драмасының премьерасы узачак

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

15 һәм 16 апрель Казан яшь тамашачылар  театрында Андрей Тарковский  фильмы киносценарийлары һәм Владимир Богомоловның «Иван» повесте буенча төшерелгән «Иваново детство» (Иванның балачагы) драмасының премьерасы булачак. Спектакльне «Гоголь-центр», «Театр.doc», Мәскәү хәзерге заман сәнгать театры режиссеры, «Алтын битлек» милли театраль премия номинанты Антон Федоров сәхнәләштерде.

Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Михаил Меркушин, Сергей Мосейко, ТР атказанган артисты Алексей Зильбер, артистлар Нияз Зиннәтуллин, Александр Яндаев, Полина Малых, Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Мария Мухортова, Валерий Антонов катнаша.

Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында куела.

Өстәмә мәгълүмат һәм аккредитация өчен тел: +7 9625586514 (Валерия), tuz-press@kazan-tuz.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International