10 апрельдә Татарстан Республикасы халкы Тоталь диктант язачак

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Күркәм традицияга әйләнгән «Тоталь диктант» 2021 елның 10 апрелендә 14:00 сәгатьтә узачак. Бер үк вакытта 70 ил һәм 1000 артык шәһәрләрдә яшәүчеләр рус теле буенча үз белемнәрен тикшерү максаты белән диктант язачаклар.

Диктантның авторы — язучы, радиода алып баручы, журналист, сценарист, «Метро 2033», «Метро 2035» һәм «Текст» бестселлерларының авторы Дмитрий Глуховский. Ул әлеге акция өчен махсус хикәя язган. Текст хатын-кызларның үз максатларын тормышка ашыру темасына багышланган. Язылган текст мотивлары буенча кыска метражлы фильм төшерелгән, ул барлык мәйданчыкларда да диктант башланыр алдыннан күрсәтеләчәк.

Татарстанда диктант барлык шәһәр һәм районнарда 400гә якын мәйданчыкта үтәчәк. Уңайлы мәйданчыкны totaldict.ru сайтында сайларга мөмкин.

Казанда төп мәйданчыклар: А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институты.

Диктантны Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсенең әйдәп баручы экспертлары, укытучылар һәм филологлар тикшерәчәк.

31 март проектның рәсми сайтында Тоталь диктантка теркәлү ачыла. Татарстан Республикасында акцияне Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, «Мәдәният һәм диалог үзәге» яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International