9 апрель 16:00 сәгатьтә Карл Маркс урамында урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать галереясендә «Исәнмесез, Юрий Гагарин!» дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
Быел 12 апрельдә Юрий Гагаринның космоска беренче булып очу вакыйгасына нәкъ 60 ел тула. «Исәнмесез, Юрий Гагарин!» күргәзмәсе 1960-1970 елларда космоска багышланган сәнгать әсәрләрен һәм XXI гасырда космоска заманча караш белән берләштерергә омтылу. Космос темасына күп кенә танылган рәссамнар үзләренең әсәрләрен багышлаган. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында Ольга Гречина, Виктор Вальцефер, Николай Соломин, Владимир Цигаль һәм Совет чоры рәссамнары – Елизавета Киселева, Владимир Попов, Борис Старчиков, Таһир Фәизов, Леонид Елькович, Константин Васильев әсәрләре бар.
Күргәзмәнең бер өлеше яңа буынның космосны заманча «үзләштерү" темасына багышлана. Йолдызлы күкнең матурлыгын Казан федераль университеты астрофизиклары Роман Жучков һәм Сергей Головкинның "Йолдызлы күкнең тылсымы" экспозициясе кысаларында күрергә мөмкин.
Космос турындагы фикерләрен Казан һәм Мәскәүдән Rustam QBic, Neji201, Лилия Косолапова, Елена Ларватус, Варвара Обшивалкина, Анна Канфер, Лилия Баронова, Ксения Власова, Диана Некрасова яңача күрсәтә. Экспонатларның бер өлешен музейга йөрүчеләр вакытлыча күргәзмәдә күрсәтү өчен генә тапшырды.