20 август 18:30 сәг. Казан яшь тамашачылар рус театры Василий Аксенов повестьлары буенча "Гена Стратофонтов маҗаралары" премьерасы белән быелгы яңа сезонны ача. Спектакль XV “Аксенов-фест” әдәби-музыкаль фестивале кысаларында узачак.
2022 елда Казан берьюлы ике юбилей - Василий Аксёновның тууына 90 ел һәм Казан яшь тамашачылар театрының 90 еллыгын билгеләп үтә. Театр бу вакыйгаларны берләштерергә һәм Аксёновның "Минем бабай - һәйкәл" һәм «Сундучок, в котором что-то стучит» повесте буенча "Гена Стратофонтов маҗаралары" спектаклен күрсәтергә карар кылды.
Спектакльның режиссеры һәм инсценировка авторы - Тимур Галеев, рәссам - Никита Сазонов, яктылык буенча рәссам - Ания Шепелюк, хореографлар - Марсель һәм Мария Нуриевлар, композитор - Әлфит Фәрхәдшин.
Спектакльдә ТР атказанган артистлары Алексей Зильбер, Гүзәл Шакирҗанова, артистлар Нияз Зиннәтуллин, Евгений Быльнов, Дарья Бакшеева, Гүзәл Валишина, Валерий Антонов, Эрнест Маторкин, Руслан Зөбәйрәев, Ярослав Кац катнаша.
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең Федераль проекты “Кече Ватан мәдәнияте” кысаларында куела.