18 август15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Беларусь Республикасы мәдәнияте көннәре кысасында А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда «Песняры зямлі беларускай» дип аталган күргәзмә ачылачак.
Күргәзмәдә төрле жанрларда һәм стильләрдә 35 әсәр тәкъдим ителәчәк. Картиналар Беларусь Республикасы тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыра.
Ачылыш тантанасында Беларусь Республикасы мәдәният министры Анатолий Маркевич җитәкчелегендәге рәсми делегация һәм Беларусь Республикасы рәссамнар берлеге рәисе Глеб Отчик җитәкләгән рәссамнар төркеме катнашуы көтелә.
Күргәзмә 2022 елның 30 августына кадәр эшләячәк.
Адрес: Казан, Максим Горький ур., 10