«Эрмитаж-Казан» Үзәгенә 17 ел

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Дәүләт Эрмитажының Россиядәге беренче вәкиллегенә 17 ел тула. Бу вакыйга уңаеннан «Эрмитаж-Казан» Үзәге бүләкләр әзерли һәм бәйрәм программасына чакыра.

15-23 августта Үзәккә килүче һәркемнең Дәүләт Эрмитажы җыеныннан «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе каталогын алу мөмкинлеге булачак. «Эрмитаж-Казан» Үзәгенә килергә һәм үз билетыңны, телефон номерыңны калдырырга һәм уйнату нәтиҗәләрен көтәргә кирәк.

20 һәм 21 августта бәйрәм программасы узачак. Кунакларны музей хезмәткәрләреннән махсус экскурсияләр, "Рубенныкы кебек футболка" мастер-классы, Рубенс белән уен карта-сәяхәте һәм фламанд сәнгате күргәзмәсе буенча интерактив программалар көтә. Программаларга алдан язылу кирәк.

Карта балаларга һәм ата-аналарга керү билетларын сатып алганда бирелә. 

«Сәнгатьне аулаучылар» балалар уен программасы «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе, 13:00 сәг. шимбә һәм якшәмбе, 6+. Программа 10 кеше җыелганда уздырыла. 

Күргәзмә буенча төркемнең җыелма командасы өчен экскурсия, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 15:00 сәгатьтә башлана. Программа 10 кеше җыелганда уздырыла. 

23 август

«Флагман сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча уен картасы көне буе, 6+

«Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе, 23 август 13.00, 14.00 һәм 15.00 сәг, 6+

Телефон: 8 (843) 567-80-32, 8(843) 567-80-34. Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге, 3 кат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International