«Әкият» курчак театры Томск шәһәрендә «Скоморохның әкият балаганчигы» фестивалендә катнашачак

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

«Әкият» курчак театры 18 августтан 21 августка кадәр курчак театрлары һәм балалар өчен «Скоморохның әкият балаганчигы» IV Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. 

20 август 16.00 һәм 18.00 сәг. Томск өлкәсенең Роман Виндерман исемендәге «Скоморох» курчак театры сәхнәсендә Казан артистлары берьюлы ике спектакль күрсәтәчәкләр: «Җырла, курай!..Уйна, Шомбай» һәм М.Протасованың «Идёт Коза рогатая» куелачак.

Фестивальдә Әрмәнстан, Беларусь, Үзбәкстан, Санкт-Петербург, Бурятия, Красноярск һәм Алтай ягы, Новосибирск, Кемерово һәм Томск өлкәләре театрлары катнаша.

Бу ел, театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сүзләренчә, премьералар һәм фестивальләргә бай булачак. Әлегә декабрьгә кадәр дүрт яңа спектакль билгеләнгән.  Сентябрь һәм октябрь айларында театр артистлары 4 фестивальдә катнашачак.

Шулай ук Н.Исәнбәтнең «Мырау батыр» спектакле белән Ижауга сәфәр кылу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International