20 август Печище авылында урнашкан Янка Купала музеенда белорус халык шагыйре Янка Купала мемориаль тактасын ачу тантанасы узачак.Чара Белоруссия әдәбияты классигының 140 еллык юбилеена багышлана һәм Татарстан Республикасында Беларусь Республикасы көннәре кысаларында уздырыла.
Танылган белорус шагыйре, тәрҗемәче, публицист, драматург, академик Янка Купала истәлегенә мемориаль такта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән булдырылды. Мемориаль такта авторы - яшь скульптор, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин.
Тантанада Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчелеге, Беларусь Республикасы делегациясе вәкилләре, Россия белорусларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре катнашуы көтелә.
Адрес - Югары Ослан районы, Печище авылы, Печище икмәк комбинаты территориясе.