Красновидово авылында Алма бәйрәме узачак

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

20 август Кама Тамагы районынының Красновидово авылында "Яблочный Спас" традицион музей-фольклор бәйрәме узачак. Бәйрәмнең төп инициаторы - Россиядә бердәнбер Татарстан Республикасы Милли музее филиалларының берсе - Максим Горький авыл музее.

«Красновидово авылында бәйрәм ел саен уздырыла.Бәйрәм ике өлештән торачак. Музейда XIX гасыр ахыры рус авылы атмосферасын тулысынча яктырткан  «Горький Fest» чарасы үтәчәк: музей һәм авыл буйлап экскурсияләр, костюмлаштырылган пикник, бакалея кибетенә керү, музей бакчасында алма сыйлары белән чәйләр эчү.

Иртән Венец калкулыгында концерт программасы булачак. Татар, рус, марый, чуаш һәм башка милләт коллективлары чыгыш ясаячак.

ПРОГРАММА

Татарстан Республикасы Милли музееннан бәйрәмгә бару өчен туристик автобуслар оештырыла.

Тулырак мәгълүмат Милли музейның рәсми сайтында - http://tatmuseum.ru/

Автобуста урыннар алу өчен (843) 590-00-50 телефоны аша элемтәгә керү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International