19 август Зөя утрау-каласының тарих музеенда язучының 90 еллыгына багышланган «Василий Аксеновның тормыш һәм иҗат юлында Зөя утрау-каласы» күргәзмәсе эшли башлый.
Василий Аксёнов (1932 - 2009) - атаклы язучы һәм драматург, 20 роман авторы. Аксеновның биографиясе вакыйгаларга бай, аның китаплары күп телләргә тәрҗемә ителгән, спектакльләр куелган, телесериаллар һәм фильмнар төшерелгән.
Күргәзмәдә "Зөя утрау-каласы" автобиографик повесте аерым урын алып тора, анда автор үзенең яшьлеге истәлекләренә, сугыштан соңгы беренче еллларда Зөя утрау-каласы белән бәйле тирән тәэсирләрен тасвирлаган.
Күргәзмә 19 августтан 19 сентябрьгә кадәр эшли.
Күргәзмәнең урыны: Зөя утрау-каласы тарих музее, Успенская урамы, 22.