Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узган гала-концерттаэшче яшьләрнең «Безнең заман – Наше время» X ачык республика телевизион иҗат фестивале Гран-при иясе «Юл хәрәкәте иминлеге» командасы булды.Җиңүче команда республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кулыннан ТР Президенты кубогын һәм 500 мең сумлык акчалата бүләк алды.
ТР Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова фестивальдә катнашучыларның барысына да рәхмәтен белдерде. «Фестиваль дәвам итәчәк, үсәчәк. «Безнең заман – Наше время» - республикабыз горурлыгы», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
500 мең сумлык акчалата бүләктән тыш, Гран-при командасы да Татарстан Республикасы Президенты Кубогы, диплом, медальләр, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясеннән сертификат, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фондыннан бүләкләр белән тәбрикләнде. Юбилей фестивальнең «Безнең заман – Наше время» гимны белән тәмамланды.