7 ноябрьдә Ленин исемендәге Мәдәният йортында «Идел-йорт - 2022» театр коллективларының ХХII регионара конкурсы лауреатларының иң яхшы спектакльләрен күрсәтү башланып китте.
Конкурсны “Морозко” спектакле белән “Мистерия” музыкаль театры һәм Фәтхулла Абдуллинның “Яшьлек кабат чәчәк атканда” спектакле белән Арча районының “Җидегән чишмә” халык театры ачып җибәрде.
Конкурсның иң яхшы 12 спектакле тамашачыларга 7 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр 13:00 һәм 17:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Нәтиҗәләр буенча 6 җиңүче - Лауреат һәм Гран-при билгеләнә.
Гран-при иясеспектаклен кую һәм «Идел-йорт - 2022» ХХII Халыкара театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү 26 декабрьдә 18.30 сәгатьтә Г. Камал театрында узачак.
Билетларны "Пушкин картасы" программасы буенча алырга мөмкин:
https://www.culture.ru/events/2290872/pokazy-spektaklei-konkursa-idel-iort-2022.
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2138180.htm