Татарстан халкын «Төп сүз» Россия Федерациясе тел күптөрлелеген саклау өчен VI Бөтенроссия иҗтимагый премиясен алу конкурсында катнашырга чакыралар

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

«Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык 2022 елның 31 октябреннән 21 ноябренә кадәр «Төп сүз» Россия Федерациясенең тел күптөрлелеген саклап калу өчен VI Бөтенроссия иҗтимагый премиясен алу конкурсына гаризалар кабул итә.

Конкурс 7 номинация буенча уздырыла: «Иң яхшы мультимедиа проекты», «Иң яхшы нәшрият проекты», «Иң яхшы фәнни проект», «Иң яхшы социаль инициатива», «Аз санлы халыкларның телләрен саклап калу өчен», «Махсус казанышлар өчен» һәм «Социаль җаваплы бизнес» махсус номинациясе.

Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International