Агач предметларны реставрацияләүгә багышланган Халыкара конференция тәмамланды

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

«Органик материалларны һәм археологик агачны  реставрацияләү, консервацияләү һәм музейлаштыру» темасына багышланган  Халыкара конференция тәмамланды. Чара Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 1 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр барды.

Россия төбәкләреннән, шулай ук Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Сүрия, Монголия, Сенегал, Беларусь Республикасы, Кытай, Һиндстан, Әзербәйҗаннан 100дән артык белгеч катнашты. Онлайн-докладлар белән Һиндстан, Кытай, Сүрия һәм башка дәүләт галимнәре дә чыгыш ясады.

Катнашучыларның докладлары «Идел буе археологиясе» журналында бастырылачак.

Конференциянең беренче көнендә ачылган «Юеш археология» күргәзмәсен ТР Милли китапханәсенең күргәзмә залында 2023 елның 30 гыйнварына кадәр карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International