Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында татар эшчеләренең роле һәм татар мәдәнияте эшлеклеләренең Донбасс сәнәгатен торгызуда катнашуы турында “Донбасс - Россия йөрәге” күргәзмә проектын тәкъдир иттеләр. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Әлеге проект берничә вариантта гамәлгә ашырылыр дип планлаштырыла - ТР Милли музеенда яки аның филиалында стационар күргәзмә буларак һәм Россия һәм Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт кылучы күчмә проект буларак көтелә. Проект Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Күргәзмәнең авторы - ТР Милли музее.
Күргәзмәдә татар хезмәт ияләре, комсомол һәм мәдәният эшлеклеләре, Донбасстан татар телендәге газеталар, плакатлар, значоклар һәм шәхси әйберләр тәкъдим ителәчәк.