Казан яшь тамашачы театры Казан халкы өчен open call игълан итте

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Казан яшь тамашачы театры 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан халкы өчен үзенең идеяләрен театр сәхнәсендә тормышка ашырырга теләүче ачык конкурс игълан итте. Оpen call спектакльне яки махсус проектны тәкъдим итәргә мөмкинлек (квест, экскурсияләр, коллаборация, перформанс, күргәзмәләр һ.б.)

Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар да, шулай ук оешмалар да катнаша ала. Моның өчен түбәндәге сылтама буенча гариза тутырырга кирәк: https://forms.gle/uFD8L3K6ipzQMve6

Гаризалар 13 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы 5 фикер сайланачак, аларның авторлары "Мин - яшь тамашачы театры" питчингында үз проектларын яклый алачак.

Ул 22 ноябрьдә театрның юбилей атнасы вакытында узачак. Питчинг җиңүчесе үз идеясен ТЮЗ командасы белән бергә тормышка ашыруда катнашу мөмкинлеген алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International