Россиянең өч концерт залында, ноябрьдә, "Россия композиторлары - балаларга" проекты чаралары узачак. Беренче интерактив «Музыкаль сәяхәт» спектакле Мәскәү Композиторлар йортының Зур залында 13 ноябрьдә узачак, 20 ноябрьдә Казанның 5 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә, «Зарядье» концерт залында өченче спектакль 26 ноябрьдә узачак.
"Зур гастрольләр" чарасы кысаларында Донецк республика яшьләр театры Казанда 2 спектакль тәкъдим итәчәк.
9 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Баш бинасында «Ватанга хезмәт итүче Казан губернасында туган Лихачевлар» дип исемләнгән масштаблы проектны ачу вакыйгасы узачак.
2022 елның 10 ноябреннән «Мәдәниятләр палитрасы» күпжанрлы IV Халыкара дистанцион конкурс башлана. Хезмәтләр 2022 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.
2022 елның 1 ноябреннән 4 ноябренә кадәр Чиләбедә "Синегорье" дип исемләнгән XII халыкара фестивале узды. Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Чиләбе һәм Троицк шәһәрләрендә концертлар белән чыгыш ясады.
2022 елның 5 ноябрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Премиясе лауреатларын хөрмәтләделәр.
Бүген 7 ноябрь көнне Октябрь революциясенең 105 еллыгын билгеләп үтәбез.
Программада фестиваль лауреатлары булган төрле коллективлар һәм башкаручылар - барлыгы 900 кеше катнашты. Концерт программасы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин лауреатларга бүләкләр тапшырды.
Хөрмәтле Татарстан халкы!
Мөхтәрәм ватандашлар!
Сезне татулык, дуслык мөнәсәбәтләрне һәм күпмилләтле Россиянең куәтен раслаган бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
14 ноябрь 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең концертлар залында Пермь һәм Казан композиторлары Алсу Абдуллина, Дмитрий Батин, Игорь Машуков, Виктор Пантус, Алсу Сөнгатуллина, Екатерина Шатрова, Геннадий Широглазов, Анастасия Выймова музыкасы катнашында “Музыкаль параллельләр: Пермь - Казан” концерты узачак.