ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бүген 2023 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Аюпова Кыргызстан Республикасының мәдәни-гуманитар мәсьәләләр буенча Илче киңәшчесе Кыштобаев Эрмек Карыбай улы белән очрашты.

«Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе турындагы нигезләмә» нигезендә 2023 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен алуга эшләрне  һәм әсәрләрне тәкъдим итү эшчәнлеге алып барыла.

2023 елның 19 гыйнварында 18:30 сәг. Татар филармониясендә Россия халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры "Ә кар ява..." концерт программасы белән концертлар сезонының икенче бүлеген ачып җибәрә.

Казан яшь тамашачы театры фойесында хәзер "Давылга кадәр һәм аннан соң" исемле яңа аудиоспектакль тыңларга мөмкин. Радион Букаев куелышындагы тамаша театрның баш режиссеры Борис Цейтлин чоры турында сөйли, ул 1987 елдан 1995 елга кадәр дәвам иткән. Беренче бушлай күрсәтүләр яшь тамашачы театрының юбилей атнасы кысаларында 29 ноябрьдә узды.

21 гыйнвар көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре куелачак. Бер экспонат күргәзмәсе Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыка-шигъри фестивале кысаларында узачак.

Алабуга дәүләт музей тыюлыгы мәктәп укучыларын Н.А.Дурованың 240-еллыгына багышланган «Аларның исемнәре Россия данын булдырды» дип исемләнгән XII Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра.

23 февральдән Казан циркы башкала халкына һәм килгән кунакларга "НА ГРАНИ" дип исемләнгән яңа программа тәкъдим итәчәк.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның кече ватанында Балык Бистәсе районының Юлсубино авылында аңа багышланган музей-бүлмәсе ачылды. Экспозиция 2003 елдан бирле Равил Фәйзуллин исемен йөрткән җирле мәктәп бинасында урнашкан.


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

19 гыйнвар 14:00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәкнең концертлар залында «12 ай» әкият-балет премьерасы узачак.

25 гыйнвар көнне И.И.Шишкинның туган көнендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгын «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XIX республика яшь рәссамнар конкурсынигълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International