Татарстанда халык шагыйре Равил Фәйзуллинның музей-бүлмәсе ачылды

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның кече ватанында Балык Бистәсе районының Юлсубино авылында аңа багышланган музей-бүлмәсе ачылды. Экспозиция 2003 елдан бирле Равил Фәйзуллин исемен йөрткән җирле мәктәп бинасында урнашкан.

Яңа мәдәни үзәкне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика Агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.­

Равил Фәйзуллин үз чиратында музейның буш тормаячагына ышаныч белдерде һәм катнашучыларга мөрәҗәгать итеп болай диде: "Рәхмәт сезгә, минем бәхетемнең шаһитлары булдыгыз".­

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International