Мәскәүдә ТР Милли музее фондларыннан Моабит дәфтәрләрен күрсәтәчәкләр

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

21 гыйнвар көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре куелачак. Бер экспонат күргәзмәсе Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыка-шигъри фестивале кысаларында узачак.

Фестиваль Татарстан хөкүмәте катнашында Россия «Арт-линия» сәнгатькә ярдәм итү фонды тарафыннан уздырыла. Фондның иҗат коллективы белән Җәлилнең оныгы, пианист һәм педагог Татьяна Малышева (Мәскәү) җитәкчелек итә. Фестивальдә Россиядән һәм чит илләрдән яшь музыкантлар һәм 7-18 яшьлек укучылар катнаша.

«Шагыйрь һәм музыка» II фестиваленең концертлары 2023 елның гыйнвар-февралендә узачак. Шулай ук, 21 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә концерт куелачак. Шул ук көнне монда Моабит дәфтәрләренең күчермәсе күрсәтеләчәк.

Моабит дәфтәрләренең асыллары Татарстан Милли музее фондларында саклана һәм музейда елына бер генә тапкыр 15 февральдә, Муса Җәлилнең туган көнендә генә экспонатлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International