Казан циркы яңа программа тәкъдим итә

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

23 февральдән Казан циркы башкала халкына һәм килгән кунакларга "НА ГРАНИ" дип исемләнгән яңа программа тәкъдим итәчәк.

Казан циркы диварларында артистлар һәм тамашачылар бергә чиккә килеп чыгалар һәм бергәләп куркуларын һәм борчуларын җиңәләр.

Программаның махсус чакырылган кунагы - Белгосцирк артисты, Россиянең атказанган артисты Сергей Нестеров үзенең атаклы "Шамбала" ак юлбарыслары тамашасы белән.

Клоун Анатолий Окулов да яңа программада гадәти түгел, ә "экстремаль".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International