Алабуга музей-тыюлыгы яшь рәссамнар өчен «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XIX республика конкурсын үткәрә

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнвар көнне И.И.Шишкинның туган көнендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгын «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XIX республика яшь рәссамнар конкурсынигълан итә.

Конкурсның темасы - «Минем тормышымда китап», чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана.

Анда 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге Татарстан сәнгать мәктәпләре, рәсем мәктәпләре һәм сәнгать студияләре укучылары чакырыла.

Әсәрләр 2023 елның 10 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 423600, Алабуга ш., И.И.Шишкин музей йорты. Элемтә өчен телефон: 8(85557) 7-53-02; 7-05-47; e-mail: elshishkin@mail.ru.

Конкурсның жюри составына профессиональ рәссамнар керәчәк. Призлы урыннарны алган катнашучылар дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International