Бүген 2023 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Аюпова Кыргызстан Республикасының мәдәни-гуманитар мәсьәләләр буенча Илче киңәшчесе Кыштобаев Эрмек Карыбай улы белән очрашты.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да катнашты.
Очрашуның төп темасы - бөек язучы Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына багышланган чаралар уздыру. Очрашу барышында шулай ук хезмәттәшлек һәм халыкара мәдәният өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, «Кыргызстан халкының героик эпосын - Манасны саклап калу бөтен дөнья өчен үрнәк булып тора».
Манаc - кыргыз халкының героик эпосы һәм аның төп герое булган баһадир исеме. «Манас» эпосы ЮНЕСКО матди булмаган мәдәни мирасы шедеврлары исемлегенә кертелгән, шулай ук дөньяда иң күләмле эпос буларак Гиннес рекордлар китабына кертелгән. Бишкәктә «Манас» милли театры эшли.