ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры тантаналы рәвештә Татарстан филармониясендә сезонның икенче яртысын ачачак

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның 19 гыйнварында 18:30 сәг. Татар филармониясендә Россия халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры "Ә кар ява..." концерт программасы белән концертлар сезонының икенче бүлеген ачып җибәрә.

Концертның солистлары - Татарстанның атказанган артисты Фёдор Кузнецов (тенор/Яр Чаллы), Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Алисә Мамина (сопрано/Казан).

Онытылмаслык кичә "Романс на все времена" популяр абонемент кысаларында концертлар сериясен ачачак. Концерт программасында: И.Штраус, И.Кальман оперетталарыннан музыка, Л.Зыкина,  В.Толкунова,  А.Герман, М.Кристалинская, О.Анофриева,  Г.Белова,  Е.Мартынова һ.б. популяр романслар яңгыраячак.

Концертка билетларны "Пушкин картасы" программасы кысаларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International