2023 елда Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен алуга эшләрне кабул итү дәвам итә

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

«Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе турындагы нигезләмә» нигезендә 2023 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен алуга эшләрне  һәм әсәрләрне тәкъдим итү эшчәнлеге алып барыла.

Материалларны бирү өчен соңгы көн - 15 февраль. 

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен алуга кандидатлар өчен документлар һәм материаллар исемлеге:

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2164888.htm

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре үз тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы аша, предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, югары уку йортлары, иҗтимагый берләшмәләр - тәкъдим ителгән эшләр һәм әсәрләр характерына туры килә торган юнәлешләр буенча Татарстан Республикасының иҗади берлекләре аша кертәләр.

Тәкъдимнәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йортта кабул ителә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 114 кабинет, тел. 264 74 73 (Чемерисова Елена Юрьевна).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International