Мәктәп укучылары өчен «Аларның исемнәре Россия данын булдырды» XII Республика фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Алабуга дәүләт музей тыюлыгы мәктәп укучыларын Н.А.Дурованың 240-еллыгына багышланган «Аларның исемнәре Россия данын булдырды» дип исемләнгән XII Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра. 

Конференция 2 этапта уздырыла: беренче этап (2023 елның 15 февраленә кадәр) - гаризалар кабул итү һәм эшләрне карау; икенче этап (2023 елның 2 марты) - эшләрне яклау.

Конференция эше алты тематик секция буенча оештырылачак: «Шишкин - барлык чорларда», «Алабуга медицинасы. Тарих битләрен актарганда», «Сүз һәм кылыч белән Ватанга Дан», «Алабуганы яратам, аның тарихларын беләм», «Онытылмаслык батырлыкның даны», «Тизрәк Алабугага, музейга!».

Конференциядә төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнаша ала. Конференция турында һәм катнашуга гариза үрнәге белән биредә танышырга була: http://www.elabuga.com/schoolConference/aboutSchoolConference.html

Республика фәнни-гамәли конференциясен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Казан федераль университеты, Алабуга институты оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International