Тинчурин театрында Нәкый Исәнбәткә багышланган китапның презентациясе узачак

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

“Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителгән күренекле галим, Татарстанның халык язучысы, “Идегәй” дастанын беренче булып бастырып чыгаручы Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү  20 гыйнвар көнне, 10:00 сәгатьтә Тинчурин театры фойесында оештырыла. “Син сазыңны уйнадың” чарасы “Идегәй” татар халык дастаны буенча куелган спектакльгә багышлана.

“Җыен” фондының “Шәхесләребез” сериясендә басылып чыккан китапны тәкъдим итүдә язучылар, галимнәр, театр белгечләре, артистлар һәм К.Тинчурин театры актерлары катнашачак. Китапны басмага филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әзерләгән. Чараны К.Тинчурин театры Татарстан мәдәният министрлыгы, “Җыен” фонды, Татарстан язучылар Берлеге һәм КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе белән оештыра.

Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдиновның “Идегәй” спектакле премьерасы 26-27 гыйнварда узачак. Режиссер Туфан Имаметдинов “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.

Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү барышында әдипнең әсәрләреннән өзекләр уйналачак, шигырьләре һәм җырлары яңгыраячак. Чарада Казан театр училищесы студентлары, халыкара конкурслар лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе укытучысы Сөмбел Кыямова чыгыш ясаячак. Бәйрәмне Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова алып барачак. Чара барышында Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры чыгышы көтелә. 

“Идегәй” спектакле премьерасы уңаеннан, Тинчурин театры музее җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова дастанга һәм “Идегәй” әсәрен беренче булып бастырып чыгаручы әдип, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә, аның К.Тинчурин театры белән хезмәттәшлегенә багышланган күргәзмә әзерли.

“Идегәй” спектакленә әзерлек вакытында “Ачык университет” укыту платформасы К.Тинчурин театры белән берлектә татар дастаннарына багышланган “Татар дастаны ни сөйли?” дип аталган яңа курс оештырды. Шул уңайдан Тинчурин театрында язучы, “Идегәй” дастанының бер вариантының мөхәррие Галимҗан Гыйльманов, тарихчы Дамир Исхаков лекцияләр уздырды. Шулай ук «Ачык университет» белем бирү проекты кысаларында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International