Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә ике фольклор-этнографик җыр җыентыкларын тәкъдир итү булачак

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елның 26 гыйнварында Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә
«Мәлки керәшеннәренең музыкаль-шигъри традициясе» һәм «Кукмара керәшеннәре. 2021 елгы фольклор-этнографик экспедиция материаллары» дип исемләнгән ике җыр җыентыклары презентацияләнәчәк.

Әлеге җыентыкларда Татарстан Республикасының Кайбыч һәм Кукмара районнарында узган фольклор-этнографик экспедицияләрнең материаллары теркәлгән. Басмаларда Мәлки һәм Кукмара керәшеннәренең музыкаль-шигъри культурасы үрнәкләре, этнографик очерк тәкъдим ителгән, шулай ук керәшеннәрнең хәзерге йола культурасының үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелгән.

Һәр басма 100 данә тираж белән чыкты. Җыентыклар халык музыкаль культурасы өлкәсендәге белгечләр, югары һәм урта уку йортларының профиль факультетлары укытучылары һәм студентлары, фәнни хезмәткәрләр, фольклор коллективлары җитәкчеләре һәм катнашучылары, халык музыкаль сәнгате белән кызыксынучылар өчен файдалы булачак.

Чарада этномузыколог, педагог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Макаров Геннадий Михайлович, этномузыколог, педагог, сәнгать белеме кандидаты, Казан консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы Сарварова Лилия Илдусовна, автор-төзүчеләр – Казакова Марина Петровна, Самойлова Лиана Валерьевна, редакция коллегиясе хезмәткәрләре катнашачак. Шулай ук Кайбыч районының «Сәүдияр» (Иске Тәрбит), «Тәңкәләр» (Олы Тәрбит), Кукмара районының «Карендәшләр» фольклор ансамбльләре (Село-Чура) үз төбәкләренең җыруларын һәм биюләрен башкарачак.

Чара кысаларында керәшен мәдәнияте һәм тарихы буенча китап күргәзмәсе оештырылачак, Кайбыч һәм Кукмара районнары керәшеннәренең хатын-кызлар костюмнары комплекслары күрсәтеләчәк.

Презентациядә ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашыр дип көтелә. Очрашуга Халыклар дуслыгы йортлары җитәкчеләре, музыка уку йортлары хезмәткәрләре, керәшен җәмәгатьчелеге чакырылган.

Чара Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелә.

Социаль челтәрләр:

«ВКонтакте»: «КРЯШЕН ҖОРТЫ - КЦ имени Якова Емельянова» https://vk.com/cemelyanova

«Одноклассники»: «КРЯШЕН ҖОРТЫ - КЦ имени Якова Емельянова https://ok.ru/group/70000001035281

«Telegram»: «Культурный центр имени Якова Емельянова» https://t.me/ccemelyanova

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ачык. Керү ирекле. 6+

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә очрашканга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International