Балалардан балаларга: Казанда мәңгелек кыйммәтләр турында заманча мюзикл тәкъдим итәчәкләр

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Быел җәен "Тылсымлы ил турында әкият" мюзиклының премьерасы узачак. Тамаша балалар өчен балалар тарафыннан куелачак. Проектны оештыручы - "Вдохновение" шәхси музыкаль мәктәбе.

Яңа елда - яңа проект, чиратта "Тылсымлы ил турында әкият".

"Бу мюзикл үзендә бик мөһим фикерне йөртә: балалар дөньядагы иң яхшы илне эзләп бәхет кошын табарга китәләр. Алар күп илләрдә йөриләр, бәхет эзләп күп сынаулар узалар, әмма нәтиҗәдә туган як якын булуын, Ватанга караганда матуррак һәм яхшырак урын булмавын аңлыйлар. Тамаша аша без дөнья халыклары дуслыгы, туган якның кыйммәтләре һәм аны кадерләп ярату турында сөйләргә телибез, - ди мюзикл авторы Лилия Таһирова.

Чараның төп үзенчәлеге - яшүсмерләргә аңлаешлы һәм заманча телдә булуы, шулай ук спектакльләрдә барлык рольләрне дә балалар башкаруы, сәхнәдә шундый ук балаларның чыгыш ясавы.

Әйтергә кирәк, проект Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International