«Манеж» күргәзмә залында Казан Кремленең туган көненә багышланган музыкаль кичә узачак

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

«Манеж» күргәзмә залы «Казан триосы» камера ансамбле белән берлектә «Манежда музыкаль кичәләр» дип исемләнгән концертлар циклын дәвам итә. 2023 елда беренче концерт 20 гыйнварда 18:30 сәгатьтә узачак һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгының туган көненә багышланачак.

Кичәнең кунаклары ХХ һәм ХХI йөздә иҗат иткән татар композиторлары Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Фәридә Яруллина, Әнвәр Бакиров һәм Александр Ключаревның иң яхшы әсәрләрен ишетәчәкләр.

Концертны Наталья Дульнева тәкъдим итә, ул татар композиторлар мәктәбе классиклары һәм аларның татар музыка культурасының алтын фонды булган әсәрләре турында сөйләячәк.

Башкаручылар - халыкара конкурслар лауреатлары, ТР Дәүләт академия симфоник оркестры артистлары, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт Консерваториясе укытучылары, Татьяна Максимова (фортепиано), Асия Гәрәева (скрипка) һәм Александр Дульнев (виолончель) составында «Казан триосы» камера ансамбле.

https://vk.com/kazanpianotrio

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Манеж» күргәзмә залы

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 567-80-67, 8 (843) 567-80-68

«Манежда музыкаль кичәләр» чарасына Пушкин картасы буенча да керү мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International