Түбән Камада Олег Хрычев мәктәп театрларын булдыру программасы кысаларында интенсив үткәрәчәк

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

20 - 22 гыйнвар Түбән Камада мәктәп театрлары булдыру программасы кысаларында интенсив узачак. Мәктәп театр түгәрәкләре җитәкчеләре өчен укуны вахтанг мәктәбе вәкиле, күренекле педагог (Мәскәү шәһәре) Олег Хрычев үткәрәчәк.

Өч көнлек укытуга актерлык осталыгы буенча дәресләр керәчәк. Олег Хрычев актерлык техникасы элементлары белән уртаклашачак, театр теориясе буенча белемнәрен тулыландырачак. Интенсив иҗади имтихан белән тәмамланачак, анда катнашучылар театр этюдлары рәвешендәге тупланган тәҗрибәне күрсәтәчәкләр.

Соңыннан мәктәп театр түгәрәкләре җитәкчеләре моны эшләрендә кулланачаклар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк 23 мәктәп театр түгәрәге җитәкчесе сайлап алынган иде, алар арасында Сарман, Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, республиканың башка шәһәрләре һәм авыллары вәкилләре дә бар иде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда федераль программа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Түбән Камада программа шәһәр администрациясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International