Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулды

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның 17 январенда күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулды.

Шул уңайдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Казанга сәфәр кылды. “Болгар” радиосында узган тапшыру барышында театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов премьералар, А.Гыйләҗев драматургиясе турында сөйләде.

Соңыннан ИА “Татари-нформ” оештырган пресс-конференциядә Олег Кинҗәгулов, башкарма директор Рәсим Хафизов, әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева, РФнең атказанган, ТРның халык артисты Инсаф Фәхретдинов, ТРның атказанган артисты Миләүшә Имамова журналистларның сорауларына җавап бирде. Аннан соң Татар зиратында А.Гыйләҗев каберенә чәчәкләр салу оештырылды, әлеге чарада галим Фатиһ Кутлу һәм театрның яшь артистлары да катнашты. “Адымнар” мәктәбендә укучылар һәм шәһәрнең татар теле укытучылары белән очрашу, Аяз Гыйләҗев музее белән танышу булды.  

Сәфәр азагында коллектив А.Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗеваның фатирында кунакта булып, язучыны искә алу мәҗлесендә катнашты. Язучының шәхси архивыннан байтак экспонатларны Нәкыя ханым театрга тапшырды.

А.Гыйләҗевның тууына 95 ел тулу уңаеннан, 14, 15, 16 февраль көннәрендә, Казанда Камал театрының зур сәхнәсендә Чаллы театрының гастрольләре узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International