Дебюсси һәм Сибелиус музыкасының гүзәллеге: Башкортстанның Милли симфоник оркестры музыкасы кабат Татарстанда яңгыраячак!

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда Башкортстан Дәүләт оркестрының гастрольләре соңгы ике елда инде бишенче булачак.

Бу юлы Түбән Кама, Казан һәм Яр Чаллы тамашачыларына классик музыка яратучыларга Башкортстанның баш оркестры Клод Дебюсси һәм Ян Сибелиус шедеврларыннан шактый сирәк башкарыла торган программа тәкъдим итәчәк.

Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры баш дирижер, Башкортстанның атказанган артисты Дмитрий Крюков җитәкчелегендә чыгыш ясаячак. Солист буларак танылган кларнетчы, Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры генераль директоры, Башкортстан Республикасының халык артисты Артур Назиуллин чыгыш ясаячак.

Программада:

К. Дебюсси. Кларнет белән оркестр өчен «Бергамас сюита»сыннан «Рапсодия», «Медленный вальс» һәм«Лунный свет» музыкаль әсәрләре.

Я. Сибелиус. 1 нче һәм 7 нче симфонияләр.

Концерт Түбән Камада 29 гыйнварда 17:00 сәгатьтә, Казанда С.Сәйдәшев исемендәге мәдәният йортында 30 гыйнварда 18.30 сәг., Яр Чаллыда 31 гыйнварда 18.30 сәгатьтә Орган залында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International