Татарстан Республикасын «Зеркало Будущего PRO» дип исемләнгән V Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр фильмы фестивалендә катнашырга чакыралар.
27 гыйнварда Казанның БИЗON заманча сәнгать галереясендә "Время согнутых локтей" исеме астында күргәзмә ачылды. Тамашачыларга үз әсәрләрен татар авангардының абруйлы лидеры Зиннур Миңнеәхмәтов һәм Казанның яшь скульпторы Гадел Хәлиуллин тәкъдим итә.
27 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Очрашу Ленинград блокадасы тәмамлануга 80 ел тулу һәм шәһәрне фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 79 еллыгына багышланды. Чара башланганчы кунаклар ТР Милли музее һәм аның филиалы 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы оештырган «Блокадалы Ленинград» тематик күргәзмәсен карадылар.
Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Татарстан Республикасы яшьләр симфоник оркестры концерты узды. Иҗади коллектив үзенең юбилеен бәйрәм чыгышлары белән билгеләп үтте: декабрьдә оркестр оешуга ун ел тулды.
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының Зирекле авылында «Мәдәни мохит» федераль проекты буенча үткәрелгән капиталь ремонттан соң Халык иҗаты һәм көнкүреш музее ачылды.
26 гыйнварда 19.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрның Кече сәхнәсендә Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге базасында “Нур” балалар татар театр студиясенең "Кар Королевасы: SNOW Поколение" спектакле күрсәтелде.
2 февральдә 14.00 сәгатьтә 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Иделдә корылма» күргәзмәсе ачыла. Сталинград Җиңүенең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган экспозициядә 50 дән артык экспонат тәкъдим ителәчәк: фотографияләр, документлар, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре, шулай ук сугыш кырында табылган танк һәм самолет детальләре.
«Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залы «Казан триосы» камера ансамбле белән берлектә «Манежда музыка кичәләре» дип исемләнгән концертлар циклын дәвам итә.
3 февральдә «Әкият» курчак театры «Мең дә бер төн» гарәп әкияте мотивлары буенча бу елның беренче премьерасын «Аладдин» спектаклен тәкъдим итәчәк.
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Россиянең "Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре" рәсми үзгәрешләр кертүне боерды.