РФ Президенты В.В.Путин Указы белән Россиянең "Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре"нә үзгәрешләр кертелде

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Россиянең "Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре" рәсми үзгәрешләр кертүне боерды.

"Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак рус телен яклау һәм күтәрү, заманча рус әдәби теле нормаларын үтәүне тәэмин итү (шул исәптән әдәпсез лексиканы булдырмау) һәм чит ил лексикасын чамадан артык куллануга каршы тору" - диелә документта.  

Төп принциплар исәбенә "традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә балаларны тәрбияләү һәм үстерү өчен шартлар тудыру һәм балаларның мәнфәгатьләрен яклау", һәм дә тагын "ир-атлар һәм хатын-кызлар берлеге буларак традицион гаилә кыйммәтләрен һәм никах институтын яклау" кертелгән. 

Шулай ук традицион кыйммәтләрне, тарихи истәлекләрне саклау һәм тарихи хакыйкатьне яклау буенча мәдәни эшчәнлеккә ярдәм итү турында игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International