Зирекле авылында «Мәдәният» милли проекты буенча капиталь ремонттан соң Халык иҗаты һәм көнкүреш музее ачылды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының Зирекле авылында «Мәдәни мохит» федераль проекты буенча үткәрелгән капиталь ремонттан соң Халык иҗаты һәм көнкүреш музее ачылды.

«Бу вакыйганы бик озак көттек, бик ныклап әзерләндек. Безнең районыбызда яшәүчеләрнең күңеленә хуш килер дип өметләнәбез, шулай ук республиканың күрше районнарыннан килгән туристларны да безгә җәлеп итәр», - дип билгеләп үтте Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов.

Халык иҗаты һәм көнкүреш музее 1992 елда Зирекле мәктәбен тәмамлаучылар музее базасында, дәвамчанлыкны саклап һәм экспозицияне киңәйтеп, барлыкка килә. Биредә ХIX-XX гасыр авылдашларының кул эшләре җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International