Татарстан Республикасын «Зеркало Будущего PRO» дип исемләнгән V Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр фильмы фестивалендә катнашырга чакыралар.
Төп мәйданчык Алтай Республикасының Горно-Алтайск шәһәрендә урнашачак, анда киноҗитештерү эшчәнлеге белән кызыксынучы һәм үз фильмнарын төшерүче 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге егетләр, балалар студияләре вәкилләре, шулай ук киноиндустрия педагоглары һәм һөнәр осталары, профессионаллары җыелачак.
Фестиваль агымдагы елның 3 июленнән 11 июленә кадәр узачак, чарада катнашу өчен яшь кинематографистларга биш юнәлешнең берсе буенча: уен киносы, анимацион кино, документаль кино, форматлар һәм кинобию буенча конкурс эше җибәрергә кирәк.
Конкурс таләпләре һәм башка шартлар турында тулырак мәгълүматны зеркалобудущего.рф сайтында белергә мөмкин. Гаризалар кабул итү 2023 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Рәсми сайт: зеркалобудущего.рф
ВК төркеме: https://vk.com/zb_fest
Матбугат хезмәте: zbfestival@gmail.com