27 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Очрашу Ленинград блокадасы тәмамлануга 80 ел тулу һәм шәһәрне фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 79 еллыгына багышланды. Чара башланганчы кунаклар ТР Милли музее һәм аның филиалы 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы оештырган «Блокадалы Ленинград» тематик күргәзмәсен карадылар.
«Бу Бөек Ватан сугышы тарихында иң фаҗигале һәм батырлар сәхифәләренең берсе. Солдатларның тиңдәшсез батырлыгы, Ленинград халкының предприятие һәм заводларда фидакарь хезмәте, 1943 елның кышында дошман блокадасын юк итү, ә бер елдан соң гитлер оборонасын җимерерлек көчле һөҗүм - герой-шәһәр халкының батырлыгы һәм ныклыгы аркасында мөмкин булган», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Фашистларны Ленинград астында тар-мар итүгә безнең республика да үзенең зур өлешен керткән. Шәһәр өчен сугышларда Татарстан халкы һәм йөзләгән мең кеше катнашкан. Аларның 45 меңнән артыгы һәлак булган, 17 кеше Советлар Союзы Герое исемен алган һәм тагын икесе Дан орденының тулы кавалерлары исеменә лаек булган.