«Әкият» курчак театрында гарәп әкияте мотивы буенча «Аладдин» спектакленең премьерасы була

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

3 февральдә «Әкият» курчак театры «Мең дә бер төн» гарәп әкияте мотивлары буенча бу елның беренче премьерасын «Аладдин» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Режиссер-куючы театрның сәнгать җитәкчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев.

Музыканы яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Президенты премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов язды, хореографияне ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова куйды. Шигырьне «Казан» журналының баш мөхәррире һәм шагыйрә Альбина Әбсәләмова, рәссам-куючы - Образцов исемендәге легендар Дәүләт академия курчак театрының баш рәссамы, «Алтын битлек» премиясенә күп тапкырлар лаек булган Виктор Антонов иҗат иткән.

Спектакльгә аңлатма:

Безнең кайсыбыз өч изге теләгебезне үти торган тылсымлы шәмдәл иясе булырга теләмәс иде?! Ләкин тылсым һәрвакыт урынлымы? Бәлки, нәрсәдер хезмәт, көрәш һәм тырышлык белән бирелергә тиештер? Мәсәлән - мәхәббәт! Ихлас мәхәббәт тылсым бит, чын могҗиза. Аладдин нинди юл сайлар, аның кулына серле бакыр шәмдәл эләккәч, нинди өч теләк теләр икән?!

«Аладдин» спектакле биш яшьтән өлкән тамашачылар өчен тәкъдим ителгән, аны Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.

Спектакль «Бердәм Россия» федераль проекты - «Кече Ватан культурасы» кысаларында гамәлгә ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International