26 гыйнварда 19.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрның Кече сәхнәсендә Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге базасында “Нур” балалар татар театр студиясенең "Кар Королевасы: SNOW Поколение" спектакле күрсәтелде.
Спектакль "Татнефть" хәйрия фондының «Игелегек энергиясе» программасы гранты 2022 елда "Мәдәният һәм сәнгать" номинациясе кысаларында тормышка ашырыла.
Тамаша ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән узды. ТР Иҗтимагый палатасы белән хезмәттәшлектә социаль учреждениеләрне мәдәни-социаль чарага җәлеп итүне күздә тота. Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Волонтерлар корпусы актив катнашканда оештырылды.
"Снежная Королева: Поколение SNOW" үзендә визуаль сәнгатьнең ике төрен - театр һәм киноны берләштерә.
Спектакль яшүсмерләр арасында гаджетка бәйлелек проблемасына багышланган һәм балаларның укуга һәм иҗатка мотивациясен үстерүгә юнәлдерелгән.
"Нур" студиясе 2012 елның гыйнварында ТР Театр эшлеклеләре берлеге инициативасы белән М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында ачылды. Соңгы елларда аның укучылары күп кенә иҗади проектларда һәм конкурсларда катнашырга өлгерделәр.
Студиянең сәнгать җитәкчесе - РФ Атказанган артисткасы, ТР Халык артисткасы - Наилә Гәрәева.
Режиссер - Казан театр училищесы педагогы, актер, режиссер Марсель Мәхмүтов.
Инсценировка авторы, студия директоры - халыкара кинофестивальләр лауреаты, кинорежиссер һәм сценарист Ләйлә Сәлахетдинова.
Спектакльдә Г.Камал исемендәге ТДАТ актерлары, Татарстанның атказанган артистлары: Гөлчәчәк Хәмәдинурова һәм Ришат Әхмәдуллин катнаша.