«Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залы «Казан триосы» камера ансамбле белән берлектә «Манежда музыка кичәләре» дип исемләнгән концертлар циклын дәвам итә.
Һәр ай саен безнең мәйданчыкта профессиональ музыкантлар башкаруында классик музыка яңгырый. 2023 елның 5 февралендә 14:00 сәгатьтә «Казан триосы» башкаруында танылган татар композиторлары музыкасы яңгыраячак, бу циклның өченче концерты булачак.
Программада - Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов һәм Александр Ключарев әсәрләре, шулай ук «Шүрәле» балетына язылган Фәрит Яруллинның атаклы музыкасы һәм Әнвәр Бакировның «Су анасы» балетына арияләр.
Музыкаль кичәгә шулай ук Пушкин картасы буенча керергә мөмкин.
Элемтәгә керү өчен тел: 8 (843) 567-80-67, 8 (843) 567-80-68
E-mail: kremlin-manege@yandex.ru
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Манеж» күргәзмә залы. Эш вакыты: сишәмбе-пәнҗешәмбе 10:00 - 18:00 сәг. кадәр, җомга 11:00 - 20:00 сәг кадәр, шимбә-якшәмбе 10:00 - 18:00 сәг кадәр эшли.