Татарстан Республикасы яшьләр симфоник оркестры үзенең юбилеен бәйрәм концерты белән билгеләп үтте¬

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Татарстан Республикасы яшьләр симфоник оркестры концерты узды.­ Иҗади коллектив үзенең юбилеен бәйрәм чыгышлары белән билгеләп үтте: декабрьдә оркестр оешуга ун ел тулды.  

ТР Дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры, Россия һәм Татарстанның халык артисты Александр Сладковский видеомөрәҗәгать чыгышы белән тәбрикләде.  Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов коллективка илһам һәм яңа иҗади идеяләр теләде.

Бүген коллектив составында тугыз яшьтән унтугыз яшькә кадәрге 90 музыкант бар. Бу Казан балалар музыка мәктәпләре һәм И.В.Әүхәдиев исемендәге көллият укучылары. Коллективның оркестр базасы - Казанның «Әкият» балалар үзәге. Нәкъ менә монда атнага ике тапкыр яшь артистлар күп сәгатьлек кичке репетицияләргә җыела. Коллектив ун елда бөтен Татарстанны йөреп чыкты, Йошкар-Ола, Пермь, Ульяновскида чыгыш ясады. Балалар чит илдә дә булдылар: Минск, Прага, Берлин һәм Париж халкын талантлы башкарулары белән шатландырдылар.

Татарстан Республикасы яшьләр симфоник оркестры Казан шәһәренең мәдәният идарәсе һәм маэстро Александр Сладковский инициативасы буенча оештырылды. Үз тарихында иҗат коллективы 150дән артык концерт бирде. Ул берничә тапкыр Чехия, Германия, Италия һәм Франциядә халыкара конкурсларда Гран-при иясе булды. 2019 елда ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан мәдәният идарәсе ярдәме белән яшь музыкантлар Россияне Young Euro Classic дөньядагы иң яхшы яшьләр оркестрларының Ауропадагы иң зур юбилей, егерменче халыкара фестивалендә тәкъдир итте.­­

Яшьләр симфоник оркестры ел саен Александр Сладковскийның «Республика байлыгы» проектында катнаша.­

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International